pМәмәт авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган зур чара үтте. “Язлар безгә җиңү алып килде “ дип аталган чарада Мәмәт авыл җирлеге, мәдәният йорты, мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы, балалар бакчасы, китапханә хезмәткәрләре актив катнашты. Чара авыл һәйкәле янында тантаналы митинг белән башланып китте. Аннары концерт номерлары белән мәдәният йорты каршында дәвам итте. Быелгы бәйрәм сугыш чоры җырларына багышланган музыкаль фестиваль форматында барда. Миңлебай станциясе, Чупай мәдәният йорты кунаклары да чыгыш ясады. Соңыннан барлык кунаклар, авылдашлар солдат боткасыннан авыз иттеләр.Бәйрәм югары әзрелек белән үтте. Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларыбыз, тыл хезмәткәрләре батырлыгы, сугыш чоры балалары хезмәте мәңге күңелләрдә сакланыр./p p /p p /p pСитдыйкова Ләлә Насыйх кызы,/p pМәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең/p pтуган тел укытучысы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/913520