Җиңү бәйрәме

pҖиңү  көне -  яшьле  күзләр  бәйрәме  ул.Җиңү  көне  - безнең  өчен  һәрвакыт  горурлык,сугышчан  дан  һәм батырлык  символы  ул./p pБезнең  5нче  гимназиядә  Ватанга  мәхәббәт  хисе  тәрбияләү  буенча  күп  эшләр башкарыла./p pЯшь  армиячеләребез    -9,10,11 нче  сыйныф  укучылары   шәһәребездә   узган  Җиңү  парадында катнаштылар. 46   укучыдан  торган  хәрби  расчет    үзәк мәйданнан  тантаналы  марш   белән  тигез  атлап  үттеләр.Парадта  катнашучылар  расчеты  белән  10 нчы  сыйныф  укучысы  Әхмәтгәрәев  Ильяс   җитәкчелек  итте./p pШәһәрдә  уздырылган  бәйрәм  концертында   “Сәләт” хореографик   ансамбле  составында  бик  күп  укучыларыбыз   чыгыш  ясады. Гимназиянең  “Йолдызлык” театр  коллективы  чыгышы  да  күңелләргә  хуш  килде. Шәһәр  урамнарында  оештрылган  мастер- классларда  башлангыч  сыйныф  укучыларының   җиңү  бәрәменә  багышлап  ясалган  бик  матур  һәм  кызыклы  эшләнмәләре  бар  иде./p p “Фронт  концерт”ларыныңҗыр  һәм  нәфис  сүз  номинацияләрендә    Шилькова   Милана,Сарварова  Камилә,  бертуган  Гришина    Евсения  һәм  Маргариталар,әниле-  кызлы  Степанова   Елена  һәм  Степанова  Анастасияләр, Ягафарова  Сафина   уңышлы  чыгыш  ясадылар./p pБу  көнне  хәтер  җепләре   яшь буынның  җиңүен    өлкән  буын  җиңүе  белән  тоташтырды. Безнең  бурыч: хәтер  җебен  буыннан  буынга  тапшыру./p pЗакирова Мәдинә Нургата кызы,/p pтуган тел һәм әдәбияты укытучысы/p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913675
Язык: 
Татарский