pСугыш...Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Бу сүз күп кенә кешеләр күңеленә аяныч һәм сагыш уята. Чөнки анда аларның әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган. Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул./p p1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән./p pДошманга каршы кырыс көрәш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Җиңү кыйммәткә төште. Миллионнарча ватандашлар сугыш кырларында башларын салды, партизанберләшмәләрендә һәлак булды, концлагерьларда җәфа чикте./p pБыел халкыбыз 77 нче тапкыр Җиңү көнен билгеләп үтте. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 нче елның 22 нче июненә барып тоташа./p pҖиңүгә килү юлы җиңел түгел, әлбәттә. Ул көнне күрү һәркемгә насыйп та булмаган. Күпләр сугыш кырларында ятып кала, фашист төрмәләрендә, концлагерьларда һәлак була, ачтан үлә. Ләкин исән калган һәм җиңеп чыккан кешеләр өчен кояшлы май аеның бу көне аларның тормышында иң шатлыклы һәм бәхетле көнгә әверелә./p p1945 нче елның 9 нчы Мае тантана һәм матәм көне, кушылу һәм яңадан туу көне буларак Ватаныбыз тарихы елъязмасына мәңгелеккә кереп калды. Без ул елларның бөек батырлыгын беркайчан да онытмыйбыз. Барлык буын вәкилләре йөрәгендә әүвәлгечә дөньяны фашизм богауларыннан азат иткән каһарманнарга карата чиксез рәхмәт һәм олы горурлык хисләре саклана./p pӘлмәт шәһәренең 15 нче урта мәктәбе дә бу көннәргә ныклап әзерләнде. Сыйныф сәгатьләре,төрле кичәләр укучыларда патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль уйнады.Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "15 нче урта мәктәбе” ндә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 3-8 сыйныф укучылары үзләренең сәләтен күрсәтте. 3 нче сыйныф укучылары аеруча актив һәм зур кызыксыну белән катнаштылар. Конкурс укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде./p pСугыш ветераннары белән очрашу укучыларның күңелендә җылы тәэсирләр калдырды, фоторәсемнәр карап, сораулар биреп, күңелләре булганчы тыңлап утырдылар./p pВатан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да – алар барысы да безнең бөек тарихыбызның, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Алар язмышында халкыбызның бетмәс-төкәнмәс рухи куәте һәм какшамас ихтыяры гәүдәләнә./p pҖиңү көнендә Фронт сәхнәсендә шәһәр кунакларын үзенең 6 В сыйныфы укучылары белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Замалиева Римма Габбас кызы “ Фронт хатлары” программасы белән каршылады./p p«Үлемсез полк» акциясе – 9 май бәйрәменеңтагынберкүркәмтрадицияләренең берсе. Халыксугыштакатнашкан, яукырындаятып калган туганнарыныңистәлеклефотосурәтләребеләнурамгачыга.Бучараданбезнең мәктәп тә читтә калмады. Укучылар әби –бабалраының фоторәсемнәрен алып чыктылар./p pБакеева Әлфия Әмин кызы,/p pӘлмэт шәһәре 15нче гомуми/p pбелем бирү мәктәбенең/p pтуган тел һәм әдәбият укытучысы/p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/913673