Тыл хезмәтчәне Габделгаффарова Мәргыя Корбангали кызы

Габделгаффарова Мәргыя Корбангали кызы 1929 елның 25 апрелендә Әлмәт районы Шарлама авылында (Сөләй авыл хуҗалыгы) туа. Бала вакытлары әти-әниле үтә, ике абыйсы бар. Шул сәбәпле, бала вакытларында авырлыкларны бик курмәдем, дип искә ала Мәргый Корбангали кызы. Әти- әнисе олы яшьтә булсалар да, колхозда эшләгәннәр. Олы абыйсын Совет армиясенэ алгач, Бөек Ватан сугышы башлана, шул китүеннән туры сугышка китә. 1945 елда исән-сау әйләнеп кайта. Ә кече абыйсы Ленинград фронтына эләгә, 1943 елда каты яраланып Рябино госпиталендә үлә. Исеме “Хәтер” китабында бар.

Сугыш башланганда Мәргыя Габделгаффаровага 12 яшь була. 1944 елда Сөләй җидееллык мәктәбен тәмамлый. Сугыш чорлары бик авыр була. Бөтен баланы да мәктәпне тәмамлагач колхозда эшкә калдыралар. Июнь-октябрь айларында колхозда эшли. Кем колхозда эшләми, аларны педучилищега укырга җибәрмәгәннәр. 1944 елда Бөгелмә педучилищесына укырга керә һәм 1947 елны тәмамлый.  Сугыш чорында да, сугыштан соң вакытта да алты ел рәттән колхозда эшли, ә кышын балалар укыта.

1958 елда кияугә чыга, ике бала устерәләр. Ире 1941 елның августыннан алып 1945 елның маена кадәр Бөек Ватан сугышында катнашкан. “Мәскәүне азат итү”, “Кенинсбергны азат итү”, “Германиядә җиңү өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Ире  каты чирләп үлә.

Мәргыя Корбангали кызын Әлмәт РОНОсы Кәләй җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфка укытырга билгели, соңыннан Югары Мактама мәктәбенә укытырга күчеп, башлангыч сыйныфларда укыта. 1984 елда лаеклы ялга китә.  “Үз эшемне яратып эшдәдем”,- ди Мәргыя Корбангали кызы. Лаеклы ялда да Мәргыя Габделгаффарова мәктәп тормышында, авыл томышында да бик актив катнаша.

Мәргыя Корбангали кызы бик тырыш, өендә хәзерге көндә дә үзенең бакчасында эшли.

Бөек Ватан сугышының  “Фидакарь хезмәтләре өчен”  медальләре белән бүләкләнгән.

 

Закирова Минзилә Әсгат кызы,

Югары Мактама төп гомуми

белем бирү мәктәбенең

туган тел укытучысы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913781
Язык: 
Татарский