pМинем Ерак бабам (әниемнең әнисенең әтисе) Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1921нче елның 15нче февралендә Лаеш районы Хәерби авылында туып үскән./p p1941нче елның сентябрендә ул сугышка алына һәм 1293нче укчылар полкы белән фронтка китә. Зариф бабам разведчик итеп билгеләнә һәм Тула шәһәренә таба барган сугышларда разведчик була./p p1942нче елның августындаТула өлкәсендәге Луковка авылы өчен барган сугышта каты яралана, Пермь шәһәренең 3131нче номерлы госпиталенә озатыла./p p1942нче елның 31нче октябренә кадәр госпитальдә дәвалангач, Ерак бабамны туган ягына кайтарып җибәрәләр./p pЗариф бабай гомере буе туган авылы Хәербидә яши. Сугыштан кайткач, 1943 – 1974нче елларда ул “Алга” колхозында механизатор булып эшли. 1975нче елда “Хәерби” совхозы оеша, Ерак бабай анда машиналар паркында слесарь була һәм пенсиягә кадәр шунда эшли./p p1981нче елның 13нче февралендә ул лаеклы ялга чыга, ә 1982нче елның 30нчы февралендә аны яхшы эшләгәне өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләклиләр./p pЕрак бабам Ерак әбием Сәлимә белән 11 бала тәрбияләп үстергәннәр./p pЗариф бабай 1992нче елда вафат булган. Ул сугышны үз күзләре белән күргән, катнашкан кеше, ләкин сугыш турында бер дә сөйләргә яратмаган. Мин аның белән бик горурланам./p pКүгебез аяз, илебез тыныч булсын!/p p /p pНәфисә Галиева, Әлмәт шәһәре/p pРизаэддин Фәхреддин исемендәге/p p 1 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы /p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/913780