Без хәтерлибез, без горурланабыз!

pВетераннар, ветераннар/p pСезгә хөрмәт, ихтирамнар,/p pСез булганда матур булып,/p pАлсу булып ата таңнар./p pСугышта булып арыслан,/p pВатанга җиңү  яулаган,/p pТыныч хезмәттә дан алган,/p pҺәр ветеран – чын каһарман./p p /p pГероебызның язмышы узган гасырның 20 нче елларында Зәй районында колхозчылар гаиләсендә башлана. Николай Дмитриевич Фролов 1926 елның 21 декабрендә күп балалы гаиләдә туа, авыл мәктәбендә тулы булмаган урта белем ала һәм Совет Армиясе сафларына алына./p p1943 елда Николай Дмитриевич фронтка алына, анда танк пулеметында наводчик булып хезмәтитә, соңрак Куйбышев хәрби училищесында укый башлый. 1945 елда Николай Дмитриевич Саратов шәһәренә пехота училищесына җибәрелә. Уку йорты сугышкакадәр «Кызыл Глинка»шифаханәсе булган./p pНиколай Дмитриевич1947 елның октябрь аенда лейтенант исемен ала һәм  Германиягә җибәрелә. 1950 елга кадәр Германиядә хезмәт итә. Аннары Николай Дмитриевич Прибалтикага озатыла, командиры ике тапкыр Советлар Союзы Герое маршал Баграмян Н.Х. булган.  1953 елда Беломорскта хезмәт итә,  аның баш командующие булып адашы - армия генералы Фролов В.А. була. Анда Николай Дмитриевич цинга авыруы  беләнавырыпкитәһәманы Архангельск шәһәренә госпитальгә җибәрәләр./p pЗапаска күчкәч, Николай Дмитриевич туган авылына әти-әниләре янына кайта. 1955 елның июнендә Әлмәткә килә һәм эшкә урнаша./p pТөзелеп килүче шәһәрдә Николай Дмитриевич фатирга урнашкан, әмма күңеленә охшаган эштаба алмый. Күршеләре, Николай Дмитриевичның гимнастика буенча спорт разряды барлыгын һәм 1949 елда Берлинда узган халык-ара ярышларда катнашуын белгәч, аңа мәктәпкә урнашырга кинәш итәләр./p pНиколай Дмитриевич шулай итеп 4 мәктәпкә укытучы булып урнаша.  1959 елда 7 нче мәктәпкә күчә, 1986нчы елга кадәр физик культура һәм башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып эшли./p pХезмәттәшләребез һәм чыгарылыш сыйныф укучылары истәлекләреннән Николай Дмитриевичның үз эшенә гашыйк булуын беләбез. Ул вакытларда мәктәпнең ярым подвал бинасында урнашкан спорт залы иртәдән кичкә кадәр эшләде. Дәресләрдән тыш биредә гимнастика, җиңел атлетика, бокс буенча секцияләр эшләде. Мәктәп җиңел атлетика резервлары үзәге булып санала һәм барлык шәһәр, район ярышларында актив катнаша. 1959 елда Николай Дмитриевич 1нче май – барлык хезмәт ияләре бәйрәме алдыннан, җиңел атлетика эстафетасын оештырырга дигән тәкъдим ясый. Буидеяне тормышка ашыру өчен аңа йөгерү маршрутын эшләргә, халык-ара стандартлар буенча үз кулы белән эстафета таякчыкларын ясарга һәм эстафетаны оештыруны үз өстенә алырга кирәк була. 1959 елның 1 маенда Әлмәт шәһәрендә беренче тапкыр җиңел атлетика эстафетасы узды, анда безнең мәктәпнең егетләр һәм кызлар командасы да катнашты. Барысы да уңышлы узды, 7нче мәктәп укучыларының җиңүе укытучыга онытылмаслык бүләк булды. Мәктәп командасы бу узышта күп тапкырлар җиңү яулады./p pНиколай Дмитриевич рус классикасына гашыйк иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр В.Маяковский, С. Есенин шигырьләрен яттан сөйләде, хәрби җырлар җырларга яратты./p pМәктәп администрациясе, укучылар, мәктәпне тәмамлаучылар ветеранда еш кунак булдылар./p pӨлкән сыйныф укучылары йорт ишегалдында өмәләр оештырдылар, фатирда генераль җыештыру оештырдылар, Николай Дмитриевич белән чәй табыны артында еш аралаштылар. Фролов Н. Д. 2012 елның 3 июлендә 86 яшендә вафат булды./p pУл «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм фашистлар Германиясен Җиңүгә багышланган юбилей медальләре сериясе белән бүләкләнгән. Мәктәп ветеранның каберенә шефлы калып бара, ел саен ветеран укытучыбызның фотосурәте белән Үлемсез полк йөрешенә чыга./p pИл онытмас, бирсәң каныңныbr / Ватан өчен изге көрәшкә.br / Хаин канытамачиләккә,br / Батыркантамайөрәккә./p pБатыр үлә, үлмәсаталып,br / Батырлыкларбеләнмакталып,br / Исмеңкалсын, үзеңүлсәңдә,br / Тарихлардаукыпятларлык./p p /p p                             Муса  Җәлил/p p /p pХаликова Г.Х../p p7 нче урта мәктәпнең туган (татар) теле укытучысы/p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913995
Язык: 
Татарский