“Театр – яктылыкка, нурга илтә” (Г.Тукай)

Кеше тормышында  театрның әһәмияте турында  бик күп сөйләп булыр иде. Театр безне дөньяны танырга, яхшылыкны начарлыктан аерырга, кимчелекләребездән арынырга, матурлыкка һәм яхшылыкка омтылырга ярдәм итә.
Балалар белән эшләгән укытучылар өчен театр  бигрәк тә зур әһәмияткә ия.
Шуны истә тотып,  Әлмәт шәһәренең мәгариф идарәсе Әлмәт татар дәүләт драма театры белән берлектә “Театр –мәгърифәтнең көзгесе” исеме астында татар язучыларының әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесен  игълан итте.Шәһәребезнең татар теле укытучылары, укучылар  җиң сызганып эшкә керештеләр. 
  Без башкорт язучысы Ибраһим  Абдуллинның “Эх,Уфа кызлары” әсәрен сәхнәләштерергә булдык. 
Балалар өчен дә, укытучылар өчен дә сугыш темасына багышланган әсәрне сәхнәләштерү зур җаваплылык таләп итә, чөнки  сугыш темасына багышланган спектакльләр бөтен бер чорны, ул чорда яшәгән  кешеләрнең язмышларын, холыкларын сурәтли. Балалар да, без дә  үзебезне шул чорда яшәгән геройлар дип хис иттек, тарихка күбрәк игътибар итә башладык, сугыш ветераннарына булган ихтирамыбыз тагын да артты.Укучылар арасында дуслык җепселләре тагын да ныгыды.  
  Укытучылар имтиханнарга китү сәбәп, театр сәхнәсендә чыгыш ясау насыйп булмаса да, видеоязманы җибәреп, 3 урынны яулап алдык. 
 Спектакль уйналды.Күнел генә нидер сорый. Киләчәктә дә шундый бәйгеләр  оештырылыр дип өметләнеп калабыз.

 

Хәкимова Зөлфия Әхтәм кызы,
Әлмәт шәһәре 10 мәктәбенең 
туган (татар) тел укытучысы 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913993
Язык: 
Татарский