Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Зиннуров Латыйп Зиннур улы 1903нче елның 1 нче гыйнварында Татарстан республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 5 бала була алар. 3 малай һәм ике кыз. Сугыш башлангач, Латыйп, Талыйп һәм Харис туган җирләрен фашистлардан сакларга дип фронтка китәләр. Харис сугышта хәбәрсез югала. Латыйп белән Талыйпка исән-имин туган җирләренә кайтырга насыйп була.

      Зиннуров Латыйп Зиннур улы сугышка 1941 нче  елның 14 нче августында китә. Тормыш иптәше Шәмселбанат өч баласы белән аны Бөгелмә тимер юл вокзалыннан озатып кала. Сугышта Латыйп ефрейтор була. Бик күп батырлыклар эшли, шуның өчен күп тапкырлар бүләкләнә. Днепр елгасын аркылы кичкәндә, ул, беренчеләрдән булып, ярның икенче ягындагы  пулемет-артиллерия батальонына сугыш кирәк-яракларын алып чыга. Шуның нәтиҗәсендә хәрби  бурычын үтәп, Могилев шәһәрен  алуда зур өлешен кертә. 1944 нче  елның 27 нче августында, дошманның көчле артминет уты астында булуына карамастан, пулемет-артиллерия батальонына  сугыш кирәк-яракларын тиз арада китереп җиткерә. Бу батальонга куелган хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә. 1945 нче елның 25 нче апрелендә Одер елгасы тирәсендә дошманның уты астында сугыш кирәк-яракларын турыдан-туры ут позициясенә китереп, артиллерия утын  өзлексез алып баруны тәэмин итә. Латыйп Зиннур улы Берлинга кадәр барып җитә. 1943 нче елның 20 нче  августында аңа "Сугышчан казанышлары өчен"медале тапшырыла. 03.10.1944, 07.11.1944, 25.04.1945, 01.07.1945 - "Германияне Җиңгән өчен"медальләре белән бүләкләнә. 1956 елда вафат була.

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913991
Язык: 
Татарский