Опубликовано ср, 29/06/2022 - 08:08 пользователем TatFrontu.ru p27 июньдә Әлмәттә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Дмитриева Ольга Никифоровна бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте./p p /p pЮбилярны котларга Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев килде./p p /p p"Без сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән безнең бар нәрсәбез дә бар", - дип билгеләп үтте Айдар Каюмов һәм юбилярга нык сәламәтлек теләде./p p /p pОльга Никифоровна Дмитриева 1922 елның 27 июнендә Әлмәт районының Васильевка авылында туа. Ул вакыттагы балаларга хас булганча, хезмәт эшчәнлеген шактый иртә башлый. Сугыш еллары авырлыгын да күрә./p p /p p1979 елда «Промтранс-А» оешмасыннан пенсиягә китә. Улы Владимирны үстерә. Хәзер Америкада журналист булып эшләүче оныгы бар. Әби оныгының иҗади уңышларына бик шат./p p /p p"Игътибарыгыз өчен, онытмавыгыз өчен рәхмәт. Һәр яктан да кайгырту сизелә. Хакимият кайгыртуы эмоциональ яктан да, матди яктан да бик ярдәм итә", - дип рәхмәт белдерде юбилярның улы кунакларга./p p /p pa href="http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/52435" rel="noopener noreferrer" target="_blank"http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/52435/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/914141 Язык: Татарский