Сугыш балалары чоры турында басма

pСугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләрдә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бергенә теләк: "Сугышлар кабатланмасын"./p pБөек Ватан сугышы башлаганда Мустафина Нәсимә апага нибары 12 яшь була. Тумышы белән Азнакай районы Мәсәгүт авылында 1929 елның 11 гыйнвар аенда, күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Алар гаиләдә 4 малай һәм 4 кыз үсәләр.  Өч абыйсын фронтка алалар һәм аларга аннан туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.  Сугыш елларын һәм сугыштан соңгы елларны күз яшьләресез сөйли дә алмый. Олы апалар белән шахтада да, урман кисүгә дә, юллар төзүгә дә йөргәннәр... Сугыштан өч бер туган абыйлары, күршеләренең кайтмавы, туганнарының өчпочмаклы хатны кочаклап елаулары күз алдында тора, - ди Нәсимә апа.../p pСугыштансоң Нәсимә апага Кама Елга авылына килеп урнашырга насыйп була, алар Мустафин Индүс абый белән матур тормыш көтә башлыйлар. Дөньяга берсеннән-берсе матур ике бала табып үстерәләр һәм тормышларын шулай алып баралар./p p /p p /p pБишмунча авылы мәдәният йорты/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/914517
Язык: 
Татарский