Юбилей кичәсе

pЕлховой авылында милләтенә тугрылыклы булып, үз халкының мәнфагатъләрен кайгыртып яшәгән олпат зат -  авылдашыбыз strongБадыков Әгъзәм  Хәмәтдин/strong улынын 90 яшьлек юбилее булып узды./p pstrongӘгъзәм  Хәмәтдин/strong улы,үзенең хезмәт юлында җуелмас эз калдырган, олы хөрмәткә    лаек шәхес. Ул  1932 елнын 15 августында колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бик яшьли энисез кала, 1941 елны әтисен фронтка җибәрәләр, ул хәбәрсез югала./p pАвыр тормыш кичерсәдә өч ел армия сафларында булып кайта./p pӘгъзәм Хәмәтдин улы 1972 нче елны ”Россия” колхозына рәис итеп  билгеләнә, аннан соң Ерсубай авылына “Чапай” колхозына кучерелә. 1991 елда “ТАССРнын Атказанган авыл хуҗалыгы  хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Әгъзәм ага нинди өлкәдә хезмәт куйсада, бары тик җаваплылык, нәтиҗәле күрсәткечләр белән генә унышларга ирешкән.Аның һәр хезмәте мактауга лаек./p pБу матур юбилей кичәсенә Әгъзам аганы тәбрикләү өчен бик күп хезмәттәшләре, чордашлары, җитәкчеләр һәм дә ветераннар берләшмәсеннән дә катнаштылар. Тантаналы кичәне җыр-биюләр белән бәйләнеп барды. Авылдашлары Алсу Фаракшина, Салават Шәйхетдинов, җырчылар Гөлнар Девяткина, Андрей Линев, “Мизгел”(Түбән Абдул авылы), “Сирень” (Чув. Сәрәне авылы), “Шусам” (Кләмәнтәй авылы) җыр ансамблләре юбилей кичәсен бизәделәр. Әгъзам Хәмәтдин улының хезмәт юлы катлаулы һәм мактаулы, без аның алдында баш иябез. Калган гомерендә исәнлек-саулык, балаларының, оныкларының каунычын куреп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз./p p /p p /p pӘлмәт шәһәре район мәдәният йорты/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/914677
Язык: 
Татарский