Опубликовано вт, 23/08/2022 - 13:39 пользователем TatFrontu.ru pТыл хезмәтчәне Першанина Зоя Павловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте./p pАны түгәрәк дата белән котларга Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев, ветераннар советы һәм «Әлмәтнефть» идарәсе вәкилләре килгән иде./p pАйнур Исхаков юбилярны җылы котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын тапшырды./p pТуган көне белән котлауларны, һәрвакыттагыча, мул табын артында, туганнарын, якыннарын, күптәнге танышларын, дусларын, яраткан күршеләрен кабул итте. Юбиляр адресына иң изге сүзләр һәм теләкләр яңгырады./p pЗоя Павловна Әлмәт районының Яңа Елан авылында туа. Сигез баладан торган күп балалы гаилә сугыш елларында барлык төр авыл хуҗалыгы эшләрен башкара: җир сөргән, тырмаланган, чәчкән, урман кискән һәм утын әзерләгән./p p1954 елда кияүгә чыга. Ире белән бергә Урсалыга күчә. Хастаханәдә санитарка булып эшли. Аннан соң, вакыт узгач, нефть өлкәсенә хезмәт итә. Пенсиягә чыкканчы 10 ел «Әлмәтнефть» идарәсендә маркшейдер геодезия хезмәтендә үлчәүче булып эшли. Өч кызы, алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар./p pУл «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү өчен» юбилей медальләре белән бүләкләнгән./p p /p pФото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/52983"http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/52983/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/914685 Язык: Татарский