8 сентябрь - Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне

Ленинград блокадасы - Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгаларының берсе. 81 ел элек, 1941 елның 8 сентябрендә Ленинград шәһәре тирәсендә дошман боҗрасы ябыла. Ленинградлылар 872 куркыныч көн һәм төн үткәрә.

Гитлер гаскарләре Ленинградны җир йөзеннән тулысынча бетерергә, анда яшәүчеләрне юкка чыгарырга ниятли. Ләкин дошман үзенең ниятләрен тормышка ашыра алмый. Сугышчыларыбызның, ополченцларның тиңсез батырлыгы аларның җиңүгә ышанулары аркасында дошман туктатыла. Шәһәрлеләр өлешенә какшамас сынаулар туры килүенә карамастан алар ачлык, даими бомбалар тошүе , ленинградлыларны сындырмый, шәһәр яшәвен дәвам итә.

Шундый авырлыклардан сон тыныч тормыш бүләк иткән фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасында яшәүчеләр турында хәтер мәңгегә йөрәкләребездә калсын. Бүген барлык җирдә кешеләр Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне уңаеннан һәйкәлләргә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар Һәйкәлләренә чәчәкләр куялар һәм туган җирләрен азат итү өчен гомерләрен биргән кешеләрне бер минут тынлык белән искә аллалар.

 

 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее

#almetkraeved

#MuseumElhovo

#Музей-ФатихаКарими

#Музей-НижняяМактама

#ПомнимЛенинград

#памятьнарода

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/914895
Язык: 
Татарский