Сөләй мәктәбендә онытылмаслык очрашу

Без – сугыш елы балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та сынмаган.
Онытырга телим – мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә.
Әл дә булса минем үткәннәрем
Төшләремә кереп йөдәтә.

       Өлкәннәр көне һәм укытучыларның  профессиональ бәйрәме алдыннан мәктәбебездә лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу кичәсе оештыру күркәм традициягә әйләнде.  Быел да хөрмәткә лаек булган укытучыларыбыз, мәктәп хезмәткәрләребез белән матур табын артына җыелдык. Очрашуга гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучылар: Сөләйманова Гәүһәр Нәбиулла кызы, Вәлиәхмәтова Лена Мотыйгулла кызы, Әмирова Ләйсән Миргалим кызы, Мөхәммәтшина Флура Рәшит кызы, Гаязова Нурзидә Дәүләт кызы, Шәкүрова Клара Әхмәт кызы  кызы килде.

        Очрашу мәктәбебез директоры Заляева Гүзәлия Әнвәр кызының тәбрикләве белән башланып китте. “Без барыбыз да сезнең укучылар, сезнең үрнәктә тәрбияләнгән буын, сезнең эшне дәвам итүчеләр!-“ диде ул. Үзенең исеменнән һәм коллектив исеменнән тирән рәхмәт хисләре җиткерде.

      Чараның дулкынландыргыч мизгеле - ветеран укытучыларыбызның сугыш еллары турында сөйләгән истәлекләре булды.  Укытучыларыбыз арасында иң өлкәне - Сөләйманова Гәүһәр Нәбиулла кызы. Ул   Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” драмасының төп герое Миңлекамалның прототибы кызы. Үзенең чыгышында Гәүһәр апа безгә исеме легендага әйләнгән әнисе турында, сугыш чоры тормышы турында сөйләде. Без аның чыгышын дәрестә утырган кебек тын да алмыйча тыңладык.

     Вәлиәхмәтова Лена Мотыйгулла кызы – сугыш чоры баласы. Ул сугышта һәлак булган әтисенә хат язган. Шул хатны ул безгә укыды,  ирексездән күзләр яшьләнде.

     Әмирова Ләйсән Миргалим кызы да сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашты, ул үзенең балачагын, сугыш чоры мәктәбе турында сөйләде.

          Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Фронтка китәргә яшьләре җитмәде, сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен ай - һай нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар.    Ләкин сынмадылар, сыгылмадылар безнең хөрмәтле укытучыларыбыз! Бүгенге көндә дә алар ачык йөзле, шат күңелле, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшиләр.

      Сәламәт кенә була күрегез, кадерле укытучыларыбыз! Озын, бәрәкәтле тормыш телибез сезгә! Балаларыгызның игелеген күреп, үткән елларны санамыйча, рәхәтләнеп яшәгез! Без сезне яратабыз!

                                           

  “Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе”  укытучылар коллективы

 

Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы

“Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

       

 

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915214
Язык: 
Татарский