Илдә тынычлык булсын

Бу сүз күпкенә кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята. Чөнкиандааларныңәтиләре, абыйлары, ирләреһәлакбулган. Исебезгәтөшерик әле: БөекВатансугышындакүпмекешеһәлакбулган, күпмекешетуганякларынагарипләнепкайткан. Күпкенәбалалар, аналар шушы сугышар касында якыннарын, улларын, кызларынюгалтканнар, ятимкалганнар.
      Сугыш, сугыш... кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет, шатлык,иминлек, матур тормыш өчен көрәшергә тиеш.
Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле – әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган  илдә тынычлык булсын!

Һәр яңа көн тууга без бер-беребезгә шулай дип дәшәбез, тынычлык һәм телибез. Ә бит тыныч тормышта яшәмәгән, балачакларын рәхимсез сугыш урлаган кешеләр бихисап.Шуңа күрә безнең бүгенге тормышыбыз алар өчен җәннәткә тиңдер.

Әлмәт шәһәренең 15 нче урта мәктәбе дә бу көннәргә ныклап әзерләнде. Яңа уку елының  беренче  сыйныф сәгатендә без бүгенге тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның никадәрле кадерле икәне турында сөйләшүгә багышладык.

      - Без  укысын өчен, әти-әниләр тыныч эшләсен өчен безнең планетада Тынычлык  булырга тиеш.Сугыш булмаска тиеш! – дигән теләктә калдылар.

        Тынычлык!!! Бу бик мөһим Тынычлык сүзен без беренче итеп укыдык.Аңлатмалы сүзлектән мәгънәләрен укыдык,тынычлык күгәрченнәре ясадык.Тынычлык темасына кагылышлы мәкаль һәм әйтемнәрнең икенче яртысын уйлап таптылар.Фильм карап , үзләренең дулкынлануларын, күңел халәтен сөйләделәр. 2004 нче елда Бесланда булган җан тетрәндергеч вакыйганы искә алдылар.

Җирдә тынычлык булсын өчен сакчыларыбыз безнең илне 77 ел элек явыз фашист Герман дошманыннан яклады. Һәм без тыныч яшәсен дип һәлак булганнарга рәхмәтлебез.

15 нче мәктәпнең  “Сугышчан Дан Галереясе” укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Туган тел һәм әдәбият укытучысы  Тюрикова Гөлназ Разиф кызы  да  галереяда укучылар белән  экскурсиядэ булды.Советлар Союзы Геройлары – пионерлар турында  мавыктыргыч итеп сөйләп,  һәр баланың күңелендә горурлык хисләре уятты.

Һәр стенд янында, туган тел һәм әдәбият укытучысы  Бакеева Әлфия Әмин кызы, укучыларны геройлар янында хис итеп, күңелләргә үтеп керерлек итеп таныштырды.

Әлмәт җирлегендә туып үскән, илебезне саклап башларын салган якташларыбыз белән горурландылар.

Бөек Җиңүнең һәйкәлләре белән таныштылар.

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен  тормыш чынбарлыгы булса  да, дөньяда атышларның тынып торганы  юк  әле.  Тынычлык кайбер илләрдә  яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала.

Ни гаҗәп, тынычлык сүзендә күп мәгънә ята икән! 

 

Бакеева Әлфия Әмин кызы, Әлмәт шәһәренең 15 нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы 

 

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915213
Язык: 
Татарский