Әтиемә хат

Әтием! Дәминов Мотыйгулла Кәрим улы. Менә 85 яшемдә беренче мәртәбә сиңа хат язам. Сөләй якларыннан сиңа сәлам җибәрәм. Ни хәлләрең бар? Тыныч ятасыңмы? Рәнҗемисеңме безгә? Оныттыгыз димисеңме? Юк, юк, онытмадым. Онытырга хакым юк сине.

     Туган авылыбыз – Әлмәт районы Миңлебай авылы. Син бик яшьли ятим калгансың, әтием, тормышның ачысын-төчесен татыгансың. Сине Нигъмәтҗан абыйлар үстергән. Абыең Габдулла, сеңеллең Бану булган.  Үсеп җиткәч элемтә бүлегенә эшкә урнашкансың. Шул чор өчен грамоталы, авыл халкына бик ярдәмчел булгансың. “Мотыйгулла безгә килгән хатларны да укып бирде, җавап хатлары язарга да ярдәм итте, посылкаларны да үзе җибәрә иде”, -дип сөйләде авыл халкы. 1932 елны Рабига исемле укытучы кызга өйләнеп, балалар үстереп матур гына яши башлагансыз. Сезне сөендереп, 1936 елны мин туганмын. Аннары бер-бер артлы энеләрем Ильдус (1937), Марсель (1939) һәм сеңелем Лира (1940) дөньяга килгәннәр.

     Син сугышка киткәндә мин нәни генә кызчык идем, бары 5 яшь кенә иде әле миңа. Шулай булса да ул көн хәтергә уелып калган. Без сине басу капкасына хәтле озата бардык. Бер тыкрык арасы син мине күтәреп бардың. Мин елыйм.  “Ник елыйсың, кызым?” – дип сорадың. “Әни елаганга елыйм”,- дип җавап бирдем мин сиңа күзләремне тутырып карап. Сине атка утыртып алып киттеләр... Без өйгә әйләнеп кайттык. Әни безгә елаганын күрсәтмәскә тырыша, үзенең җаны өзгәләнә. Яп-яшь чагыгыз булган шул. Шуннан соң без сине бүтән күрмәдек.

    И көттееееек сине, әтиии! 4 балаң “Әти” - дип әйтергә тилмереп үсте. Ләкин син һәрвакыт безнең белән булдың, әти! Синең белән сөйләштек, кирәк чакта киңәштек, серләштек. Әнигә, Даминова Рәбига Вәлиәхмәт кызына, 4 баланы аякка бастырырга җиңел булмагандыр. Гомере буе көтте ул сине. Бер хәбәрең дә булмады бит. Әни башта сине исәндер, кайтыр дип көтте. Кайбер вакыт ачыргаланып: “ Иии...күзен тондырып утларга барып кергәндер индееее“,- дип сүгеп тә ташлый иде сине.

      Сугыш бетте. Җиңү килде. Кемнең кулы, кемнең аяк, кемнең башы кайтмады. Син кайтмадың, әти... Көттек.  Яшьтәшләремнең кайберләренең әтиләре кайтты, менә бәхетле иде алар шул чакта. Кайткан солдатларны дан –мактауларга күмделәр.

     Беләсеңме, әти, гомеремә дә онытылмый торган вакыйга исемдә минем. Сугыштан соңгы чорлар ачлыкта, ялангачлыкта үтте. Кибеткә товар кайткан дигән хәбәрне ишеткәч, әни барлы-юклы акчасын тотып кибеткә йөгерде. Безгә кием-салым алырга булгандыр инде исәбе. Тик ул буш кайтты. “Кибеткә кайткан товар ветераннарга икән...”

       Әниебез гаҗәеп сабыр, бик тырыш үҗәт кеше булды. 1930 елда Әлмәт районы Миңлебай җиделлык мәктәбенең башлангыч класс укытучысы булып эшли башлый һәм 1954 елда хезмәт юлын шушы авылда тәмамлый.  Тормыш никадәр генә авыр булмасын, әни безне ач-ялангач итмәскә тырышты. Гомер буе сыер асрадык, машина белән тегү текте әни. Кичләрен безнең ялларны да оештыра иде: беребез кычкырып китап укый, башкалар тыңлап тора.  Домино, шашка-шахмат кебек уеннар белән дә шөгыльләндек.

     Әнинең өстендә бөтен дөнья мәшәкате. Әле берсе дә кул арасына керә алмаган 4 баланы карау, хуҗалыкны алып бару, мәктәптә укыту, агитатор эше һ.б  һ.б. бу аның алып барган эшләренең кайберләре генә. Эшләү дәверендә авылда хөрмәтле укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе булды. Беренче сайлауларда ук авыл советы депутаты итеп сайланды һәм озак еллар бу эшне дәвам итте. Халык утырышчысы булды. Ул чордагы укытучыларга халыкны культура-агарту эшләре белән шөгыльләнү бурычы да куелган иде. Лекция укыганнар, концертлар оештырганнар, спектакльләр куйганнар. Әле дә хәтеремдә, әби белән икесе үзешчән сәнгать олимпиадасында катнаштылар. Әби курайда уйный, әни матур җырлый иде.

      Бер кышны Т.Гыйззәтнең “Ташкыннар”, “Чаткылар” драмаларын укытучылар коллективы белән сәхнәгә куйдылар. Әни “Ташкыннар” драмасында Гөлниса ролен башкарган иде.

     Еллар узды, әни 4 баланы аякка бастырды. Барыбызның да тормышларын күрде. Ике улы - нефтьче, ике кызы укытучы булды.

        Әтием, мин үземнең язмышымнан бик канәгать. Беләсеңме, яшь чагымда үземә берничә максат куйган идем.

      Беренчесе – укытучы булу. Максатыма ирешеп, гомер буе балаларга белем бирдем. Мин гомерем буе үзем сайлаган укытучы һөнәренә тугры булып калдым. Укучыларымны яраттым, хезмәтемне яратып башкардым. Укучыларым мине олыладылар, әти-әниләр хөрмәт иттеләр. Миңа дистә елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләргә туры килде. 14 ел дәвамында Сөләй урта мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкардым. Хезмәттәшләрем белән эшләү миңа авыр булмады, уртак тел табып, кешеләр белән килешеп эшләдем. Хезмәтемне танып, бәяләп, миңа “ТАССРның Халык мәгарифе отличнигы”, “СССРның мәгариф отличнигы”  мактаулы исемнәр бирделәр, укытучыларның IV съездына делегат итеп сайладылар.  Шушы мәктәптәге хезмәтләр өстенә мин бит әле 4 бала әнисе, үз эшенә нык бирелгән, көнне төнгә ялгап эшли торган ирнең хатыны, бик таләпчән кайнананың килене дә...  Хәзер үткәннәргә борылып карыйм да, чыннан да тормыш юлын бик тырышып үткәнбез.

     Икенчесе -  үзем яраткан кешегә тормышка чыгу һәм аңа гомер буе тугрылыклы булу. Аллага шөкер, әйбәт яшәдек. Әнвәр минеке генә, мин аныкы гына булдым. Безнең буын кешеләре тормышның ачысын-төчесен татырга туры килде. Яшәү бары тик шатлыклардан, уңышлардан гына тормый. Борчулар да, кайгы-хәсрәтләр дә килеп тора. Без барысын бергә күтәрдек.

    Өченчесе максатым – 4 кызымның да үзләренә тиң яр табып, матур гаилә коруларын теләдем. Теләкләрем чынга ашты. Ирләренә тугрылыклы хатын, балаларына кадерле әни, йортта уңган хуҗабикә булып яшиләр.

     Мин бик бәхетле, әтием! Быел 85 яшемне тутырдым. Балаларым канаты астында яшим. Өем матур, җылы, табыным мул, балаларым уңышлары, шатлыклары белән гел сөендереп кенә торалар. Адәм баласына бәхетле булу өчен күп кирәкми.

    Сине көтә-көтә тормыш тәгәрмәче әйләнә. Көттек, чөнки  синнән бер хәбәр дә булмады. Сугышта үлгәннәрне барлап “Хәтер китабы” чыккач кына без синең турында мәгълүмат алдык. Минем кадерле әтием Дәминов Мотыйгулла  Кәрим улы 1942 елның 14 февралендә Мәскәү янындагы сугышларда һәлак булган. Калуга өлкәсе Мосальск районы Барсуки  авылында туганнар каберлегендә җирләнгән икән...

    Менә быел да язлар белән 76 нчы тапкыр җиргә Җиңү бәйрәме килде. Бик авыр бәйрәм ул минем өчен. Бәгырьләрне өтеп, сугыш еллары искә төшерә торган бәйрәм. Тамакта төер, күздә яшь минем бүген көне буе.

     Яшьләргә әйтер сүзем шул: тыныч тормышның кадерен белегез, балаларыгызны ятим итмәгез, әти сүзен әйтергә тилмертмәгез! Дөнья матур!”  

      Менә шундый хат. Әлмәт районы Сөләй авылында яшәүче сугыш чоры баласы Вәлиәхмәтова –Даминова Лена Мотыйгулла кызының сөйләгәннәрен кызы Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы язып алды һәм сезнең игътибарга тәкъдим итте.

 

                                          

Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы,

Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбенең

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915270
Язык: 
Татарский