Мәскәү өчен сугыш.

p Мәскәү сугышы Икенче бөтендөнья сугышы кысаларында иң мөһим сугышларның берсе .1941 елның 30 сентябре – 1942 елның 20 апреле-Мәскәү юнәлешендә совет һәм немец гаскәрләренең сугыш хәрәкәтләре уза. Нәкъ менә шул көнне немец командованиесе  “Тайфун” планын тормышка ашыра башлый . Совет гаскәрләре беренче тапкыр немец гаскәрләренең массакүләм һөҗүмен туктатып, алга таба контр һөҗүм өчен алшартлар булдыра ала./p pТөп бәрелеш юнәлешендә немец командованиесе куәтле йодрык төзи, ул совет командованиесе ресурсларыннан берничә тапкыр артып китә. Шуның аркасында Германия  башлангыч этабында 5 Совет Армиясен  чолгап ала. Чолганышка  600 меңнән артык кеше эләгә. Бу 1941 елның 5 һәм 6 октябрендә Вязьма районында була. Чолганышта калган   гаскәрләр 20 немец дивизиясенә  каршы тыруны дәвам итә.Чолганыштан  бары тик 85 мең кеше генә чыга ала./p p1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр Гитлер гаскәрләре Мәскәүдән җитәрлек ераклыкка ташлана. Бу СССР башкаласын яулап алу Вермахт өчен җиңелү белән тәмамланды ./p pМәскәү оборонасында авылдашларыбыз, Әлмәт районы Түбән Абдул һәм Елхово авылларыннан Мусин Гыйльметдин Насретдин улы, Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улы, Сөләйманов Вилдан Сөләйман улы, Таюпов Кәлимулла Насретдин улы да катнаша./p pБөек Ватан сугышында катнашучы Сафин Әхмәдулла Шәйдулла улының шәхси анкетасыннан ; 1939 елдан 1941 елга кадәр авиациядә укчы – полк бомбардировщиклары радисты булып хезмәт итә. 1941 елның ноябрендә өч мең офицердан һәм солдаттан Мәскәү астында чолганышыннан  17 кеше, шул исәптән Сафин Әхмәдулла да чыга./p pБүгенге көндә Хәлиулла Әхмәтшина исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында. Мәскәү оборонасында катнашучыларның документлары, фотосүрәтләре, батырлык күрсәткән өчен бирелгән медальлләр, орденлар бик кадерләп  саклана./p p /p pТекст  авторы: Халиулла Әхметшин исемндәге Елховой авыл тарихы музейның фәни хезмәткәре Минибаева М.А/p p#almetkraeved/p p#MuseumElhovo/p p#Музей_Фатиха Карими/p p#Музей_НижняяМактама/p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915411
Язык: 
Татарский