Алар илгә Җиңү алып кайттылар

Әхмәдиев Насыйр Мурат улы 1925 нче елның 25 нче апрелендә  Татарстан Республикасы Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа.  1941 нче елны авыл мәктәбенең 8 нче сыйныфын тәмамлый. Шул ук елны колхозда үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә.  1942 нче елдан Фрунзе исемендәге колхозда бригадир вазыйфасын башкара. 1943 елның 1 нче гыйнварында  Насыйр Мурат улы фронтка китә. Байкал арты фронтында ефрейтор булып хезмәт итә. 1945 нче елны 152 нче укчылар отряды составында  япон гаскәрләренә каршы бәрелештә катнаша.  Шунда каты яралана.  Әхмәдиев Насыйр Мурат улы “1941-1945 елда Бөек Ватан сугышында  Германияне җиңгән өчен” медале (1945 ел) , “Японияне җиңгән өчен” медале (1945 ел), Ватан сугышында катнашкан өчен II дәрәҗәдәге орден (1985 ел) һәм башка юбилей медаль-орденнары белән бүләкләнә. Ул 1948 нче елның 14 нче мартына чаклы хезмәт итә.  1948-1987 елларда колхозда бригадир, ферма мөдире, хуҗалык мөдире булып эшли.  Гомеренең соңгы көннәренә кадәр (11.03.2022 ел) Әлмәт шәһәрендә яши. Шәһәрдә уздырылган барлык чараларның  иң актив катнашучысы була ул.

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”

 

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915493
Язык: 
Татарский