Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы

Сөләй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында“Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресе уздырылды. Барлык укучылар да бик актив катнашты. Барысы да үзләренең бабалары турында горурланып чыгыш ясадылар.Маркунина Эвелина Алексей кызы бабасы турында сыйныфташларына менә нәрсәләр сөйләде:

“Минем олы бабам, Лотфуллин Шәhит Лотфулла улы,  1907 нче елда туган. Ул узенең туган авылы Карабашта колхоз председателе булган. Бабай бер тапкыр сугышка киткәч, куллары яраланып   (бармакларын югалтып), побывкага кайткан. Аны председатель итеп калдырырга дип,  авыл халкы 8 тапкыр җыелыш җыйган. Җыелыш клубта узган. Ләкин ул, сәхнәгә менеп : «Җәмәгать, риза булыгыз, илне сакларга кирәк бит, фронтка җибәрегез»,- дигән.  Яралары төзәлгәч, икенче тапкыр сугышка киткән. Бабай бик күп бәрелешләрдә катнашкан, күп юл үткән. Кызганычка каршы, 1944  нче елны  hәлак булган. Башта ул хәбәрсез югалган дип исәпләнеп йөргән, каберенең  кайда икәнлеген белмәгәннәр.

 Смоленск өлкәсе Смолино районы Каспля авылы  янындагы урманда  эзләнүләр вакытында укучылар солдатларның каберләрен тапканнар. Аларның җәсәдләре Каспля авылына  туганнар каберлегенә күчерелгән. Смоленск урманнарында  өсләренә әз генә җир ташланган, ел саен коелган  яфраклар астында күмелеп калган каберләр күп табылган. Олы бабайныңүзе янында документлары  hәм әби язган хатлары булган. “Әти миңа хат яза иде, гел миңа гына. Хатларында хәтта авылдагы үләннәр, юллар турында  сорап яза иде”,- дип искә ала карт әбием. Нәкъ менә шул хатлар  буенча аның кем булуы ачыкланган. 

    1991 нче елның 9 нчы маенда карт әбием әнисе белән Смоленск өлкәсе Смолино районы Каспля авылына бабайның каберенә барганнар. Бөтен авыл аларны кунак иткән. Ул авылда бер татар гаиләсе дә яшәгән. Алар әбиләремне үз туганнарыдай якын иткәннәр, кадер-хөрмәт күрсәткәннәр. «Сез-безнең коткаручыларыбыз»,-дип, авыл кешеләре  үзләренә кунакка чакырганнар. Каспля авылында музей да бар. Андаәбинеңбабайгаязганхатларыкуелган булган. Әби хатларны үзенә бирүләрен үтенепсораган.  «Без музейданәйберләр бирмибез, ләкинсезулсолдатныңкызыбулгач, бикүтенгәч, хатларнысезгәбирәбез инде», -дигәннәр. Бүгенге көндә бу хатлар карт әбиемдә саклана. Бабамның хәбәрсез югалуы турындагы хат та, үзе язган хатлары да, карт әбием белән олы әбиемнең Каспля авылындагы туганнар каберлеге янында төшкән фотолары да безнең өчен бик-бик кадерле ядъкәрләр булып торалар.     

         Карт әбием әле безгә Каспля авылы халкыннан ишеткән  фаҗигале хәлләр турында да сөйләде. Шул авылдагы бер хатынның балаларын немецлар үзенең күз алдында атып үтергәннәр, кайберләрен тереләй күмгәннәр. Шул хәлләрдән соң ул юләрләнгән,  көне-төне юан имән төбендә балаларын көтеп утырган, беркая кузгалмаган. Авыл халкы аны ташламаган, чиратлап караганнар. Шундый җан өшеткеч хәлләр турында ишеткәч, миңа бик авыр булды...”

Әйе,  күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш булып тора, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алына.

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915492
Язык: 
Татарский