Безгә сугыш кирәкми!!!

pМин җир шарында тынычлык булуын теләр идем! Ниниди авыр заманада яшибез, билгесезлек, күңелдә авырлык, тынычсызлык, борчу, күз яшьлзре....Мин меңләгән кешеләр кебек үк сугышның булуын теләмим. Илләребез тыныч,  күк йөзе аяз, балаларыбыз йозеннән елмаю чаткылары беркайчанда китмәсен иде. Бөтен җир шарындагы милләтләр бер-берсе белән дус,  тату яшәсеннәр иде.Сугыш чорын, Бөек Ватан сугышында булган афәтне без һаман да онытмыйбыз, күңелбездә саклыйбыз. Илебез азатлыгы, безнең киләчәгебез, тормышыбыз өчен башларын салган каһарманнарыбызны без беркайчанда онытмыйбыз. Бөек Ватан сугышы кырларында күпме кеше үлгән, гарипләнгән, хәбәрсез югалган.Бу сугыш 1418 көн буе сузылган,күпме кеше гомере өзелгән.  Кайгы-хәсрәт кагылмаган бер генә өй дә, гаилә дә калмагандыр, минемчә.Илебезнең тынычлыгы өчен бабаларыбыз үз гомерләрен биргәннәр, ач-ялангач хатын-кызларыбыз фронт өчен тылда үзләренең көчләрен куйганнар,күпме ятим балаларның ачы күз яше тамган,ирсез калган тол хатын- кызларның күз яше түгелгән.   Безнең бу батырларыбызны онытытырга һичшиксез хакыбызюк! Безнең мәктәбебездә тынычлык темасына багышланган чаралар, сыйныф сәгатьләре еш үтеп тора.   Балаларда илебезгә карата хөрмәт хисе,  үз иленең чын патриоты булып үсәргә этәргеч ясыйбыз. Шуңа күрә дә киләчәк буынга аларның батырлыклары турында һәрдаим сөйләп,   олылырга карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә тырышабыз./p p /p pТюрикова Гөлназ Разиф кызы,/p pтуган тел һәмәдәбият укытучысы /p pӘлмәт шәһәренең   “15 нче төп гомуми белем бирү мәктәбе”/p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915486
Язык: 
Татарский