Мәктәптә патриотик тәрбия

4 октябрь ‒  Рәсәйдә илнең гражданнар оборонасы системасы оешу көне буларак билгеләп үтелә. Быел аның 90 еллык юбилей датасы. Бу көнне 5 нче гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен  «Патриот» яшьләр үзәгендә әһәмиятле  чара оештырылды. Ул  Россия Федерациясе территориясендә хәрби гамәлләр вакытында янаган куркынычлардан халыкны, матди һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм яклауга әзерләүгә юнәлдерелгән иде.  Дәресне запастагы подполковник, танк гаскәрләре ветераны Ямалтдинов Рафис Рәис улы үткәрде. Ул балаларга Михаил Калашников һәм аның илебез оборонасына керткән бәяләп бетергесез өлеше турында сөйләде. Чара ахырында балалар Калашников  автоматын  җыеп һәм сүтеп карау белән шөгыльләнделәр.

 

 

Хәйретдинова Римма Ильинична,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 5 нче гимназия

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915519
Язык: 
Татарский