Буыннар очрашуы

p       Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне мәктәп үти, укучыга рухи тәрбияне дә күбесенчә укытучы бирә. Укытучы белеем бирүче генә түгел, ул – буыннарны тоташтыру­чы, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес – җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен шактый  вакыт һәм көч кирәк.br /         Патриотик тәрбия би­рү юллары да күптөрле. М.К.Таhировисемендәге 1 нче номерлы урта мәк­тәптә традицион узды­рылып килүче  тәрбияви чараларның  берсе  – ветеран укытучылар, сугыш чоры балалары белән очрашулар уздыру. Быелгы уку елында да  без бу чараларны  «өлкәннәр көне» кысаларында барлык сыйныф укучылары катнашында оештырырга бул­дык. Чарага әзерлек барышында һәр сыйныф­та патриотизм төшенчәсен ачыклау, чын патриотлык үрнәге күрсәткән як­ташларыбыз, үрнәкшә­хесләребез һәм төбәгебезнең күренекле урыннары белән танышу максатыннан тәрбия сәгатьләре уздырылды. Һәрсыйныф туган якны, Ватанны ярату һәм илне саклау, тынычлык темаларына шигырьләр, җырлар өйрәнде . Укучылар эзләнү эшләре алып бардылар, күптөрле материал белән таныштылар һәм очрашулар барышында калган сыйныф укучыларына да тәкъдим иттеләр. Видеоязмалар, фотоистәлекләр белән үре­леп барган  очрашу кичәләре сизелми дә үтеп китте. Укучыларда да, килгән кунакларда да бу очрашулар бик җылы тәэсирләр калдырды.    /p p      Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бу­рычларның берсе – туган җирен, хал­кын, Ватанын сөюче, шуларны якларга әзер булган кеше тәрбияләүдә мондыйчараларның әһәмияте бикзур./p p /p pemГимадиева Илсөя Илдар кызы, /ememМ.К.Та/ememh/ememиров исемендәге 1 нче номерлы урта мәк­тәп укытучысы/em/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915674
Язык: 
Татарский