Билгесез солдат көне

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа, истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү көне. Беренче тапкыр безнең илдә «Билгесез солдат» көнен 2014 елда билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәрләре «Алар Ватан өчен һәлак булдылар» дигән исем астында  музей дәресе оештырдылар. Чара барышында балалар Россиядә «Билгесез Солдат» көне барлыкка килү тарихы, сугыш кырларында халыкның батырлыгы, Ватанны саклауда һәлак булган авылдашлар белән таныштылар. Чара ахырында билгесез солдатны  бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915960
Язык: 
Татарский