3 нче декабрь - Билгесез солдат көне

pРусия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле бу дата ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн сугыш кырларында ятып калган һәм исемнәре билгесез булган Советлар Союзы һәм Русия сугышчылары турындагы хәтерне, аларның хәрби һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.br / Илебездә Билгесез солдат көне беренче тапкыр 2014 елда билгеләп үтелде. 3 декабрь көне очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә шул көнне, 1966 елның 3 декабрендә, Мәскәү янында немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан Ленинград шоссесының 41нче чакрымында совет сугышчыларының Туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле дивары янында тантаналы рәвештә җирләнде.br / ***/p pБилгесез солдатка хат./p pИсәнме, билгесез солдат дип,br / Башлыйм әле хатымны.br / Белмим синең фамилияны,br / Белмим синең исемне./p pЛәкин беләм син булгансыңbr / Кемнеңдер газиз улы.br / Булгандыр синең дә күңелbr / Хыяллар белән тулы./p pХыяллангансыңдыр мөгаенbr / Укып белем алырга.br / Сөйгән ярың белән бергәbr / Матур гаилә корырга./p pЯвыз фашист хыялыңныbr / Челпәрәмә китергән.br / Миллионлаган кешеләрнеbr / Явызларча үтергән./p pМеңәрләгән ир-егетләрbr / Кулына корал алган.br / Туган ил, халкы өченbr / Яу кырында башын салган./p pБеләм, син дә аямыйча,br / Кызганмыйча көчеңнеbr / Корал тотып саклагансыңbr / Сөйгән туган илеңне./p pУсал пуля аямаганbr / Синең газиз башыңны.br / Һәйкәл итеп ясаганнарbr / Кабреңдәге ташыңны./p pСинең якты истәлеккәbr / Багышлыймын хатымны.br / Белмим синең фамилияны,br / Белмим синең исемне.br / (Ягфарова Ризинә)/p pФатих Карими исемендәге мемориаль музей/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/915959
Язык: 
Татарский