pРоссиядә Ватан Геройлары көне истәлекле дата, ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм бүгенге көндә Россия өчен бик мөһим, чөнки ул Россия армиясенең хәрби батырлыклары һәм геройлары тарихын, барлыкка килгән көннән алып бүгенге көнгә кадәр берләштерә. Без Ватанга чын патриотлык һәм фидакарь хезмәт итү үрнәгенә әверелгән герой якташларыбыз белән горурланабыз. Шул уңайдан Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда "Без якташларыбыз геройларын хөрмәт итәбез» исеме астында батырлык дәресе узды. ./p pБатырлык дәресендә балалар 1941-1945 елларда булып узган Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырган фронттан килгән солдат хатлары, геройларның фотосүрәтләре һәм документлары белән таныштылар. Документлар аша авыл кахарманнарының сугышта вакытта кайсы өлкәләрдә булулары һәм анда күрсәткән батырлыклары белән танышканнан соң, балаларның күзләрендә батыр яктташлары, авылдашлары өчен зур горурлык хисе чагылды. Фотосүрәтләр караганда кайберәүләр үзләренең бабаларын танып алып, алар турында әти-әниләреннән ишеткән чын тарихны сөйләп, тагы бер кат горурлану хисе кичерделәр. Шулай ук балаларны Әлмәт шәһәре һәм районнарында туган легендар батырлар, Советлар Союзы геройлары, Дан орденының тулы кавалерларлары, тылда ничек фидакарь хезмәт куйганнары, хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә нинди авыр йөк төшкәннәре, якташларыбызның Бөек Җиңүгә нинди өлеш кертүләре турында сөйләү барды./p p /p pemХәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее/em/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/916115