Опубликовано пт, 16/12/2022 - 16:57 пользователем TatFrontu.ru pЗакирова Һадия Салих кызы 1927 елның 15 декабрендә Төньяк Казахстан өлкәсенең Окуневка авылында туа./p pБелгечлеге буенча-башлангыч сыйныф укытучысы. Хезмәт эшчәнлеген 1944 елда Окун урта мәктәбендә башлый./p pӘлмәткә Һадия Салих кызы 1962 елда күчеп килә һәм 13 нче мәктәптә китапханәче булып эшли башлый. Алга таба 8 нче төзелеш-монтаж трестында машинистка үзенең хезмәт эшчәнлеген дәвам итә./p pӘ 1963-1986 елларда "Татнефть"компаниясенең кадрлар бүлегендә эшли. Шуңа күрә аны нефтьче коллегалары да котларга килде./p pҺадия Салих кызы ике ул үстергән һәм бүгенге көндә өч оныкның һәм ике оныкчыкның әбисе. /p pХадия Сәлях кызын намуслы хезмәте һәм яшьләр өчен үрнәк булуы белән котлыйбыз, горурланабыз һәм рәхмәт белдерәбез./p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/54162"http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/54162/a/p pФото:Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/916207 Язык: Татарский