p Сөләй урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең бабалары турында горурланып чыгыш ясыйлар. Юнусова Ләйсән Рамиль кызы да бабасы турында язып килгән./p p “Минем бабайның әтисе Имамов Даһретдин Имаметдин улы 1941 нче елның көз башындасугышка киткән.Аңарга ул вакытта утыз сигез яшь булган. Ул башта Мәскәү янындагы сугышларда катнашкан. Ике тапкыр яраланган. Сарапул шәһәренең госпиталенә җибәрелгән. Украинадагы сугышларда да катнашкан. Аның бик күп медальләре бар. Төзәлеп бетмәгән яралары белән бик озак чирләгәннән соң,бабай 1946 нчы елда вафат булган. Ике бала белән тол калган Хатимә әби гомере буена иренә тугры булып яшәгән. Ун яшьлек малае Кәшип бабай ачлык - ялангычлыкта үсә , бәләкәйдән бөтен авыр эшне үзенә башкарырга туры килгән. Сеңлесе авыр чирдән үлә. Даһретдин бабай Сөләй зыяратына күмелгән. Бабайның каберен чистартып, карап торабыз.br / Безнең тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмыйча сугышта катнашкан бабайларны онытмасак иде. Үлгәннәрнең каберен,исәннәрнең кадерен белик.Мин үземнең бабам белән бик горурланам!”/p p /p p /p pГәрәева Гөлмира Абдулла кызы, br / Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районыbr / муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе br / “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта гомуми белем мәктәбе”неңbr / туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/916257