p Тыл ветераны – Халидә апа Хөсәен кызы белән танышу өчен без 6 нчы мәктәп укучылары белән Лениногорск шәһәренә юл тоттык./p p - “Мин бит авыл баласы,гомер буе Тайсуган авылының чәчәкле болыннарын,шомыртлы әрәмәләрен сагынып яшим...” - дип сөйли башлады Халидә апа./p p Бу кызның язмышы,миллионлаган башка сугыш чоры балаларына әзерләгән сынаулар кебек бер төрле. Газап, ачлык, үлем балаларны иртә олыгайткан, аларда рухи көч, батырлык, фидакарьлек рухы тәрбияләгән./p p Балалар балалыкларын югалттылар, көннәр буе заводларда эшләделәр, фронтка киткән әтиләрен һәм абыйларын алыштырдылар. Эшчеләргә нибары 14 яшь була, 11 яшьтән үк эшкә алалар./p p Халидә апа Хөсәен һәм Газимә Гарифуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып туа./p p Халидә апаның әтисе Смоленск янындагы сугышларда хәбәрсез югалган. Халидә апа күз яшьләре белән: «Кай тарафтадыр, гөнаһсыз, сөякләре», - дип өзгәлә. Ләкин җавап һәрвакыт бер булган: «Ул хәбәрсез югалды».../p p Барлык ир-атлар да сугышта, ә 9-10 яшьлек балалар колхозда көчләреннән килгәнчә эшләделәр», - дип искә ала Халидә апа. 1942 елда 14-16 яшьлек кызларны трудармиягә озаталар. Аларны Свердловск шәһәренә алып киттәләр. Заводта металл эретү өчен өстәмә цехлар кирәк иде. Татар кызлары биредә дә сынатмадылар. Халидә апа: «Илебез азат булсын дип, җиңү килсен өчен тырыштык», - ди. Зур завод алдында брезент палаткалар төзеп, шунда 18 кыз бер палаткаларда урнашып, ике ел шунда эшләп яшиләр./p p Ә ашарга такы-токы, нәрсә әйтәсең...Тозлы кайнап торган суга 50 грамм икмәк кушып, менә шундый «шулпа» эчкәннәр. Ашханәдә өшегән бәрәңге кабыгы ыргыткан вакытта, без берничә кыз аны җыярга чыктык, ләкин безне этләр белән куып чыгардылар. Без елый-елый: «Бу сугыш кайчан бетәр?!» - диеп сорый идек./p p Мин майның яңгырлы көнен беркайчан да онытмам. Цехка: «Сугыш бетте!» - дип йөгереп керделәр…/p p 1956 нчы елда туган ягыма кайтып,гаилә корып дүрт бала үстердем./p p Һәр елны Җиңү көнен зур бәйрәм итеп кабул итәм.../p p Менә шуларны сөйләде Халидә апа үзе турында,аның куп санлы шигырьләреннән бер өзек:/p p«Яшьлегемдә күргәннәрнне тик үзем генә беләм,/p pНи күрсәм дә сабыр иттем,Аллам рәхмәте белән./p pКөйдерсә дә сугыш уты,яшьлегем канатларын,/p pАлда эле күрермен күк,иң бәхетле таңнарым!»/p p /p p /p pБәдретдинова Гөлназ Сәгадәт кызы,/p p6 нчы мәктәпнең туган тел (тата теле) укытучысы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/916286