pРоссиядә «Билгесез солдат көне» 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бөтен ил буенча ватан өчен көрәшкән, әмма исемсез герой булып калган кешеләрне искә алдылар./p pИсемең билгесез, ләкин батырлыгы үлемсез. Бөек Ватан сугышы гына үз ялкынында 5 миллионга якын кешене йотты, хәтта исемдә сорамады. Һәлак булган һәр бишенче солдат хәбәрсез югалган дип санала. 3 декабрьдә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә./p pИстәлекле дата очраклы гына сайланмаган. 1966 елда бу көнне Кремль диварлары янына билгесез солдатның кабере күчерелгән./p p21 нчемәктәп кадетлары да бу көнне исемсез геройларны искә төшерделәр./p pБу мәктәптә тәрбияче офицер Зайцев Владимир Иван улы кадетлар һәм яшь армиячеләр белән шөгыльләнә. Тәҗрибәне хәзерге буынга тапшыра. Ул тәрбияләнүчеләре белән горурлана. Кешеләр тарихны белергә һәм үз тарихлары белән горурланырга тиеш дип саный. Аларның һәрберсе аның өчен җиңүче геройлар мирасын лаеклы саклаучы./p p /p pГайнанова Рамиля Рамазан кызы,/p p21 нче мәктәрнең туган тел укытучысы/p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/916289