Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы

p Сөләй урта мәктәбе укучылары белән  “Минем гаиләм язмышында  Бөек  Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең  бабалары  турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 9 нчы сыйныф укучысы  Иванова Ләйсән Руслан кызы да бабасы турында язып килгән./p p“Минем бабам, Шәвәлиев Габделәхәт Шәвәли улы, 1909 елның гыйнвар аенда хәзерге Әлмәт районы Урсалабаш авылында туган. Балалык вакыты туган авылында үткән. 1936 елда Мәбрүрә әби белән тормыш корганнар. Ул заманда аңа колхозда төрле авыр хезмәтләрдә эшләргә туры килгән. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланган. Минем бабам да авылдашлары белән Ватанны саклар өчен сугышка киткән. 1942 елда каты яраланган. Аны госпитальгә салганнар. Тернәкләнә төшкәч, өенә җибәреп торалар. Купмедер вакыт узгач, бабай тагын сугышка киткән. Ул анда гади солдат та, укчы да булып хезмәт иткән. 1945 елда сугыштан исән-имин кайткан. Күп еллар авылда колхозда ат караучы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән 6 бала үстергәннәр. Лаеклы ялга чыга алмыйча, 1969 елның 3 гыйнварында вафат булган. Мин үземнең бабам белән бик горурланам!”/p p /p pГәрәева Гөлмира Абдулла кызы,/p pТатарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы/p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/916835
Язык: 
Татарский