Опубликовано вт, 24/01/2023 - 14:35 пользователем TatFrontu.ru p «Яшь гвардия» - Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәш алып барган яшерен комсомол оешмасы./p p Эш итү урыны - Луганск (Ворошиловград) өлкәсе, Краснодон шәһәре, оешмага 14-22 яшьлек егетләр һәм кызлар кергән./p p «Яшь гвардия» 5 меңнән артык листовка бастырып тарата, фашистларга каршы диверсияләрдә катнаша, хезмәт биржасын яндырып, Германиягә җибәрер өчен әзерләгән кешеләр исемлеген юк итә, нәтиҗәдә 2000 кеше котылып калган./p p 1943 елның 15, 16, 31 гыйнварында Краснодон шәһәрендә фашист әсирлегенә эләккән 71 яшьгвардияче җәзалап үтерелә һәм 5 нче номерлы баз шурфына (шахтага) ташлана. Кызлар һәм егетләр рәхимсез рәвештә җәзалана (күкрәкләре, колак-лары, аяклары, куллары, башлары киселә, аркаларында, күкрәкләрендә йолдыз итеп яндырып тамга салына). Тик 12 яшьгвардияче исән калган./p p А. Фадеевның «Яшь гвардия» әсәре буенча шул исемдәге фильм төшерелә. Ул 1948 елда иң күп каралган фильм була, ә төп рольләрне башкаручы ВГИКның танылган студентлары шунда ук Сталин премиясе лауреатлары исемнәрен алалар. «Билгеле шәхесләр булып уяну» - бу алар турында./p p Иванов, Мордюкова, Макарова, Гурзо, Шагаловаларга бөтен дөньядан капчыклап хатлар килә ул вакытта./p p С. Герасимов, әлбәттә, тамашачыларны, ә А. Фадеев укучыларны кызганган. Чөнки ул кышта Краснодонда булган вәхшилекне кәгазь дә, фильм да сыйдыра, күтәрә алмас иде./p p /p p /p pРәфкать Шаһиев әзерләде/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/54512"http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/54512/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/917046 Язык: Татарский