Бабам – минем горурлыгым

pМинем  бабам, Абдрахманов Мәрдугалим Ульяновск өлкәсенең Мылыклы районы Урта Исәнтимер авылында дөньяга килә. Кечкенәдән җитез, тырыш, уңган  малай  була. 1942 нче елда Бөек Ватан сугышына китә./p pБабам сугышка чыгып киткәндә, әбием Фәйрүзә ул вакытта берсеннән-берсе кечкенә өч сабые белән кала. Иң өлкәне – Вазыйх, уртанчы кызы ‒ Рауза, иң  кечкенә кызы  ‒ Разыя,  әтисез япа- ялгыз калалар. Мин Фәйрүзә әбиемә  сокланып  карыйм, аның  белән  горурланам,чөнки  ул катлаулы, авыр тормыш  алдында  югалып  калмый: ялгызы  шушы өч баланы аякка  бастыра,аларны  тәртипле, туры  юлдан  баручы кешеләр итеп тәрбияли./p pБабам  сугыш  кырында гади солдат  булган. 1945 елда җиңү яулап,күп  җәрәхәтләр алып,туган ягыма  кайтам  дигәндә, 2 май көнне Берлин янында  үлеп  кала.../p pМоңа кадәр беребез дә бабабызның  кайда  һәлак  булуын  белми  идек. Аның табылуына  бернинди өмет  юк  иде. Мин  кечкенә  сабый вакытта Рамил  бабам: “Кайда ята соң минем әтием?” ,‒ дип  уйлана  иде./p pМогҗизалар  булмый, диләр. Була  икән! Ул, интернет  челтәрендә  эзләнә-эзләнә, Мәрдугали  бабамның  кайда  вафат  булуын һәм  кайда  җирләнүен эзләп  тапты./p pМин  үзем  дә  бабамның  табылуына  бик  шатланам һәм аның  батырлыгына  сокланам! Мин илебезгә  җиңү яулаган  гади  солдат  алдында  баш иям!/p p /p p /p p Алинә Абдрахманова, Әлмәт  шәһәренең 5 нче  гимназия укучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917041
Язык: 
Татарский