pМансур Али улы Вәлиуллин Баку шәһәрендә туып үскән. Сугыш алдыннан ул хәрби хезмәткә алына. /p p1941 елның 22 нче июнендә фашистлар Германиесе Советлар Союзына мәкерле рәвештә һөҗүм иткәннән соң, илдә бар халык илбасарларга каршы күтәрелә. Безнең Мансур бабабыз да сугышның беренче көнендә үк фронтка – Ватанны сакларга китә. Ул бу вакытта 796 нчы укчы полктагы 318 нче укчы дивизиянең өлкән лейтенанты була. Ул 1943 нче елның 15нче сентябрендә барган сугышта бик зур батырлык эшли – үзенең гәүдәсе белән дошман амбразурасын каплый.../p p Бөек Ватан сугышы чорында Александр Матросов батырлыгын 438 сугышчы кабатлаган. Шуларның тугызы гына исән калган. Исән калганнарның икесе –Татарстаннан. Ике бәхетленең берсе ‒ безнең Мансур бабабыз. Ул алты ай буе хәрби госпитальдә ятып, яраларын дәвалый һәм туган якларга әйләнеп кайта./p p Аның батырлыгын дәүләт югары бәяли ‒ “Сугышчан Кызыл Байрак” һәм “Дан”орденнары белән, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкли./p p /p pАлинә Мифтахетдинова, /p pӘлмәт шәһәренең 5нче гимназия укучысы/p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/917039