27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне

27 гыйнвар – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Сугыш тарихының әлеге дәһшәтле чоры истәлегенә ел саен «Блокада икмәге» дип аталган Бөтенроссия хәтер акцияләре үткәрелә. Акциянең төп символы булып 125 граммлы ипи кисәге – Ленинград блокадасы вакытында кеше башына бирелүче көндәлек норма алынган.

Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан аз кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән. Ленинград блокадасы фотографияләрдә, сугыш тарихы һәм мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, бәлки ленинградлылар хәтерендә блокададагы икмәк кисәге шул куркыныч көннәрне искә төшерү рәвешендә күңелләрендә саклана.Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы чаралар тарихи хәтерне саклау максатыннан зур тәрбияви көчкә ия икәнлегенә шик юк.

 

Фатих Карими исемендәге мемориаль музей

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917065
Язык: 
Татарский