Холокост: киләчәк буыннар өчен Хәтер дәресе

p27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була./p pШул унайдан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Хәтер сәгате үткәрелде. Хәтер сәгате барышында балалар икенче Бөтендөнья сугышы куркынычлары турында белделәр. Нацистларның коточкыч рәхимсезлекләре, концлагерьлар һәм массакүләм атышлар турындагы хикәяләр чарада катнашучыларның берсендә битараф калдырмады. Чара сугыш чорында олылар да күтәрә алмаслык михнәтләрне күтәргән балалар, аларның ата –аналары туганнары турында төшерелгән фотолардан ясалган   презентация  карау белән тәмамланды./p p /p pТекстны төзеде:   Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәре./p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917298
Язык: 
Татарский