Исәннәр хәтерләсен, яшь буын белсен

pСталинград канкоешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасыгына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вакташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркемедә көчсезләнә. 19 ноябрьдә нисә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камаланыла һәм юк ителә./p p1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була. Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша...  Шул исәптән безнең авылдашларыбыз/p ol liАбдуллин Мухибулла Хуббатулович/li liМинхаеров Сабир Минхаерович/li li Минхаеров Гусман Зиятдинович/li /ol pСталинград өчен барган сугышта катнашып үзләренең батырлыкларын күрсәтәләр../p p /p p /p pТекстны төзеде:   Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее хезмәткәре./p p /p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917336
Язык: 
Татарский