pМузейлар ‒ кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел; алар ‒ кешеләрне тәрбияләү, педагогик тәэсир итү чарасы. Музейлар кешеләрнең игътибарын рухи кыйммәт һәм байлыкларны күрергә, аларны сакларга һәм үстерергә кирәклеген искәртү чарасы да булып торалар./p pТуган илеңә, Ватаныңа хезмәт итү, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәндәге батырлыкларның киләчәк белән ялгануы, бүгенге көндә дә безнең иминлегебез өчен кайгырту... Бу сүзләр бүген дә бик актуаль яңгырый. Туган илебезнең иреген көрәшләрдә яклаган бабаларыбызга, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга мәңгелек дан учагы булып бүген дә музейлар эшләп килә. Әлмәт шәhәрендәге “Патриот” музеена экскурсиягә сәяхәтебез дә шул максаттан булды. Биредәге мохит, экскурсоводның мавыктыргыч сөйләме укучылар күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдырды.Архив шүрлекләрендә Бөек Ватан сугышында кулланылган коралларны, тарихи экспонатларны күрсәттеләр. Алар арасында фронттан килгән солдат хатлары, сугыш еллары фоторәсемнәре бар иде.Музейдаэзләнү отрядларының экспедицияләр үткәрүләре һәм Бөек Ватан сугышы чорының каберлекләрен табулары турында сөйләделәр./p pВатаныбызның иреген сугышта яклаган бабаларыбызга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата булган хөрмәт хисләребез тагын да артты диясем килә. Музейлар милли традицияләрне, бабаларыбыз васыятен, тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калуда зур әһәмияткә икәнен аңлап таралыштык./p p /p p /p pМаксутова Алсу Фаик кызы,/p pТүбән Мактама 2 нче урта мәктәбенең/p pтуган (татар) теле укытучысы/p p /p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/917495