pКышкы авыл сукмагы буйлап барганда, күзем Мәдәният йоты каршында торган танкка һәм тупка төште. Күнелдә ниндидер курку хисе туды. Ә бит безнен бабаларыбыз сугыш вакытында илебезне дошманнан шушы кораллар белән азат иткәннәр...Нинди куркусыз солдатлар булганнар алар./p p Әкрен генә атлый торгач, Түбән Абдул авылының Туган якны өйрәнү музеена килеп җиттем. Без бәләкәй вакытта Халиулла бабайны мәчет бинасы мастерскоенда агачтан әби белән бабай сыннарын ясап утырганы әле дә исемдә.Кулыннан килмәгән эш юк иде аның. Халиулла бабайның һәм аның балаларының тырышлыгы белән бүгенге көндә бик матур музей эшләп килә авылда./p p Ишекне ачып керү белән, музей хезмәткәрләре елмаеп каршы алдылар. “Мин бабам турында күбрәк белергә дип килдем”,-дидем мин кызларга. Музейда элек тә булганым бар иде. Экспозицияләр алышынып торганга күрә, килгән саен яналык белән танышып китәсең./p p Менә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга багышланган стенд. Сугыш кырында иле өчен корбан булган яшь егетләр карап тора фотосурәттән, әйтерсең лә алар исәннәр... Шул фоторәсурәтләр арасында минем бабамныкы да бар. Минхаеров Фатыйх Хатыйп улы, хәбәрсез югалган.Рәсемдә җитди,дөньяның ачысын да, төчесен дә татыган ир егет карап тора./p p Әбием Гөлмиҗамалның сүзләренә караганда, Фатыйх бабай 1941 елда сугышка китә. 2 яшьлек улы Әхтәм аны нәни кулларын болгап озатып кала. Шул китүдән соң кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Ленинград шәһәре янында барган каты сугышта яраланып, бабай хәрби госпитальгә эләгә. Шуннан соң хатлар туктала. Хат ташучы “Хәбәрсез югалды” дигән язу гына китерә./p pӘтием Әхтәм үсеп буйга җиткәч, бик озак эзли үзенең әтисен.”Каберен булса да табарга иде” дигән өмет булгандыр күңелендә.Кызганычка каршы, каберен дә таба алмый./p p Шушы фотосурәтләргә карыйм да, күңелемдә горурлык хисе кабына. Гомерләре хисабына явыз доманны юк иткән бабаларыбызга, абыйларыбызга чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.Аларның батырлыгы аркасында без тыныч тормышта яшибез бит. Мондый сугышлар яңадан кабатланмасын иде! Әтисез кимсенеп үскән малайлар һәм кызлар булмасын иде! Безгә шундый матур тормыш бүләк иткән батырларыбызны беркайчан да онытмабыз!/p p /p p Түбән Абдул - Әлмәт./p pӘлмәт шәһәренең 10нчы урта мәктәбенең туган (татар) тел укытучысы Хәкимова Зөлфия Әхтәм кызы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/917554