p Сөләй урта мәктәбе укучылары белән “Минем гаиләм язмышында Бөек Ватан сугышы” темасына тәрбия дәресләре циклы дәвам итә. Укучылар үзләренең бабалары турында эзләнүләрне дәвам итәләр. 9 нчы сыйныф укучысы Шайхулов Эльвир Рамил улы да бабасы турында язып килгән./p p “Минем бабам, Шарифуллин Харрас Госман улы, 1926 нчы елның 10 нчы октябрендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. Авыл мәктәбендә 3 класс тәмамлый, аннары колхозда эшли башлый. 1943 нче елның 13 нче ноябрендә ТАССРның Әлмәт районы хәрби комиссириатыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Ул вакытта әле аңа 18 яшь тә тулмаган була. /p p 1943 нче елның 15 нче декабрендә 137 нче запас укчылар полкына кабул ителә (хәрби часть №73416, Марий республикасы, Сурок станциясе). Бабай 2нче Каларашск чик буе отрядында, 104 нче чик буе отрядларында сугыша. Ул укчы була. Аның хөкүмәт бүләкләре дә бар. "Германияне Җиңгән өчен" медале әбидә саклана. Сугыш беткәч тә әле бабай хәрби хезмәтен дәвам итә. 1948 нче елның маена кадәр 5 нче Кызыл байрак чик буе отрядында, аннары 1950 нче елның декабренә кадәр Ленинград округының 7 нче чик буе/p pотрядында хезмәт итә. 1950 нче елда запаска кайтарыла. Туган авылына кайта, өйләнә. Колхозда эшли. Минем әбием белән 3 бала үстерәләр. Бабай 2000 нче елда 74 яшендә вафат була. Мин үземнең бабам белән бик горурланам!”/p p /p p /p pГәрәева Гөлмира Абдулла кызы,/p pТатарстан Республикасы Әлмәт муниципаль/p pрайоны муниципаль бюджет гомуми белем/p pучреждениесе “Галеев Р.Г. исемендәге Сөләй/p pурта гомуми белем мәктәбе”нең/p pтуган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/917546