pСугыш ‒ ул һәрвакыт кайгы, җимерү, кешеләр үлеме. Ул беркемне дә кызганмый, хәтта балаларны да. Минем гаиләмдә буыннан-буынга Бөек Ватан сугышы шаһитларының хикәяләре тапшырыла, ул үз канаты белән безнең гаиләне дәрәнҗетте. Әүвәлге бабаларыбызның батырлыгы мәңгелеккә безнең өчен якты киләчәк тудырды, алар безнең җиребезне саклап калдылар һәм куркыныч «сугыш» сүзебезнең гаиләгә кермәсен өчен, тынычлык бүләк иттеләр./p pМинем бабам Гулов Сабир Гаделша улы 1912 нче елда ТАССРның Шөгер районы Бәкер авылында туган. 1941 нче елның 23нче июнендә, сугышның икенче көнендә үк, ул сугышка чакырыла. Сугышта бабам рядовой булып хезмәт итә. Бер елдан соң ул каты җәрәхәтләр белән өенә кайта. Ләкин тиздән 1942нче елның 19нчы октябрендә ул икенче тапкыр сугышка алына. 1942нче елның 28 нче октябреннән ул хәбәрсез югалган дип исәпләнә./p p /p pӘлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбенең/p p4 нче сыйныф укучысы/p pГарифуллина Әмина Рамил кызы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/917612