Кабатланмас батырлык үрнәге!

15 нче  февраль көнне  Сөләй урта мәктәбенең  “Туган якны өйрәнү” музеенда 7 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге!” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды. Чара Муса Җәлилнең тууына 117 ел, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы кысаларында үтте.

Ел саен 15  нче февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә.  Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.

Батырлык сәгатендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Г.А. укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы белән таныштырды. Укучылар герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын аудиоязмадан тыңладылар, “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җырын башкардылыр. 

        Батырлык сәгатенең икенче өлешендә  авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Мотыйк Әхмадуллинга һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга багышланган стендтагы  материаллар белән таныштылар, белгәннәрен яңарттылыр.

       Татар әдәбияты дәресе вакытында да Муса Җәлил иҗаты белән танышу дәвам итте. Укучылар герой-шагыйрьгә багышланган видеофильм карадылар, сыйныф бүлмәсендә оештырылган күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясадылар.

 Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.  Без киләчәгебез, хәзерге тормышыбыз өчен гомерләрен кызганмаган батырларны онытырга тиеш түгел!

 

 

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917667
Язык: 
Татарский