Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

15 нче февральдә Миңлебай авыл мәктәбендә герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып" дип исемләнгән кичә уздырылды. Укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, тирән эчтәлекле шигырьләрен тыңладылар, презентацияләр карадылар, шулай ук викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бу кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Рәйсә Ринат кызы .Чараны оештырган укытучыларга һәм укучыларга бик зур рәхмәт.

 

 

Фатих Карими исемендәге мемориаль музей

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917666
Язык: 
Татарский