Татар халкының батыр улы

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек, тугрылык кебек тирән мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул халкыбызның горурлыгы. Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек,  ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилгә багышлап  Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музеенда ел саен Бөек шагыйрь-герой Муса Җәлил багышланган күргәзмә оештырыла, төрле  чаралар уза.

 Музей хезмәткәрләре чарада катнашучы   балаларны  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юллар үтүе турында, куркыныч газаплар да, үлем куркынычы да шагыйрьнең  какшамас  хылкын сындыра алмауы турында, шагыйрнең батырлыгын дәлилләүче мизгелләр турында сөйләделәр. Балалар, музей хезмәткәрләренең Моабит дәфтәреннән укыган Муса Җәлилнең шигырьләрен аеруча зур кызыксыну белән тыңладылар.

 

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917664
Язык: 
Татарский