Китапларда язылган батырлык...

pМинем   бабам  Зәки   Мөхәммәтзәки    улы   Хәсәншин   Ерак  Көнчыгышта  хезмәт  итә. Сугыш  турындагы  хәбәрне  ул  хәрби  постта  сакта   торганда  ала. Гадәттә сакчылар  берсен-берсе 4 сәгатькә бер алыштырып торалар.  Ә  22 нче июнь  төнендә  Зәкине  берәү  дә алыштырмый.Бу  хакта  ул  иртәнге сәгать  унда гына белә./p p... Зәки  разведкада  хезмәт итә. Бервакыт  ул  үзенең  өч  иптәше  белән “Тел  алырга” дигән сугышчан  задание алып, дошман  тылына китә.  Немецлар кулындагы  бер  авылга кергәндә,разведчикларның берсенә  дошман  пулясы  эләгә һәм ул һәлак  була.Ә  икенчесе каты  яралана. Зәки исән калган иптәше белән  бер өйнең  базына  яшеренә.  Күп тә  үтми  бу өйгә немец  солдатлары кереп тула. Алар  җиде  көн  буена  сусыз  һәм ач  килеш, шушы  базда  утыралар. Яраланган  иптәше  үлә.  Зәки  искиткеч  тәвәккәллек эшли: төнлә  баздан  чыга, өстәлдә  яткан  папканы  эләктерә  һәм,  йоклап  яткан  фашистлар  өстенә  граната  ыргытып,  авылдан  чыгып кача. Бәхетенә, аңа  икенче  бер  разведчиклар  группасы  очрый. Алар, бергәләп, үз  частьләренә кайтып  җитәләр.  Зәки  алып  кайтткан   папкада стратегик  яктан  зур  әһәмияткә  ия булган  мәгълүматлар  тупланган  документлар  була.  Бу   батырлыгы   өчен  аны  Кызыл  Йолдыз  ордены  белән  бүләклиләр./p pБабам  Кече  җирне  азат  итү  өчен  барган  барлык  сугыш  операцияләрендә  катнаша.Ул  хезмәт  иткән частьнең  политругы   Л.И.Брежнев  була./p p...Сугыш   беткәннән  соң  шактый  вакыт узгач,  аның  белән  шундый  кызыклы  хәл була: 60 нчы еллар...Зәки  “Огонёк”  журналы  тышлыгына  басылган  кеше портретын  күреп, кычкырып  җибәрә: ”Безнең  политрук  бит бу!” Әйе, ялгышмый ул!  Журнал  тышлыгына   КПССның  Генераль  Секретаре,  дәүләт  җитәкчесе  Леонид  Ильич  Брежнев сурәте  төшерелгән була!/p p  Шуны  да  искә алырга  кирәк,  Леонид Ильич Брежнев   гади солдатларның  батырлыгы  турында   “Кече  җир” дигән  китап  та  язган бит...Минем  бабам  да  шушы  геройлар  арасында!/p pКече  җирне азат итүдәге  батырлыгы өчен  ул “Ватан  сугышы “ ордены белән  бүләкләнгән./p p Бабам  белән  ничек  горурланмыйсың!/p p /p pСаубанова  Сабина, Әлмәт  шәһәре /p p5 нче  гимназияснең  7б сыйныфы  укучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917644
Язык: 
Татарский