Патриотик шагыйрь Муса Җәлил

p15 февраль- Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты , татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Музейда М.Җәлилгә багышланган музей сәгате үтте./p pМ.Җәлил! Бу исем-гасырлар буена буыннан-буынга, телдән –телгә сөйләнәчәк легендар исем. Аның Моабит дәфтәрләре кешенең рухи батырлыгына һәйкәл, бу шигырьләр киләчәк буыннарны да дулкынландырыр һәм яшь буында аңа охшарга тырышу хисе тудырыр.Укучыларгаbr / шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләделәр.Балалар герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләренbr / укыдылар.br / Аның иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра./p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917679
Язык: 
Татарский