pСугыш белән бергә киселде лә,br / Киселде шул якты өметләр.br / Фәридә Шакироваbr / /p pСугыш ...br / /p pБер мизгелдә бөтен нәрсә йөзтүбән килә: тыныч планнар, өметләр җимерелә, күнегелгән тормыш пыран-заран килә.br / /p pСугышның беренче көненнән үк запастагы хәрбиләрнең 1905 - 1918 нче елгыларын мобилизацияләү турында указ чыга.br / Түбән Абдул ягыннан сугышка китүчеләр Таш күпер аша Чирмешәнгә чыгып китәләр. Аларны гаиләләре, туган-тумачалары озата бара. Июнь аенда ук МТСта механизаторлар хәзерләү буенча кыска сроклы курслар ачыла. Ул курсларда авылдашыбыз Гайниева Вәсилә апа, Шәймәрданова Минҗиһан апалар да укый.br / /p pГайниева Вәсилә Хәмәтгали кызы, 16 - 17 яшьләрдәге кыз бала, тәгәрмәчле колесный "Фордзон" тракторында сугыш беткәнче эшли. Сугыш беткәч, Бөгелмә шәһәренә тимер юл эшчесе булып китә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.br / /p pШәймәрданова Минҗиһан 1923 нче елда туган. Ул да сугыш башлангач, колхозда тракторчы булып эшли башлый. Дөньялар тынычлангач, гаиләсе белән умарталыкта эшләгән. Музейда Гайниева Вәсилә, Шәймәрданова Минҗиһан апаларның бергә төшкән фоторәсемнәре саклана.br / /p pУл елларда авылдагы һәр кеше, һәр хезмәт кешесе: "Барысы да фронт өчен, барысы да Көнбатышта авыр, канкоешлы сугышлар, ә тылда беренче сугыш елы уңышы өчен көрәш бара. Уңышны җыеп алып, азык-төлек запасын тыл өчен дә, фронт өчен дә җитәрлек туплау иң изге максат итеп куела.br / /p pРайон газетасы: "Бер пот бөртек - дошманга безнең снаряд!"- дигән девиз белән чыга. Укучылар, укытучылар колхозчылар белән беррәттән урак уралар, көлтә бәйлиләр, төнлә эскерт куялар.br / /p pМузеебызда Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы барлык авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән Түбән Абдул һәм Елховой авылы хатын-кызларына багышланган китаплар саклана.br / Сез сугышның барлык авырлыгынbr / Татыдыгыз тылда, авылда.br / Сезнең батырлыкны тиңләп булаbr / Сугышчылар күргән давылга.br / Эшләдегез кырда ирләр эшен,br / Икмәк белән тәэмин иттегез.br / Авырлыкны җилкәгездә йөртеп,br / Җиңү көнен ашыгып көттегез.br / Сугыш кырларында ятып калдыbr / Сезнең йөрәккә тиң кешегез.br / Еллар буе, көннәр узган саен,br / Кайтыр диеп өмет иттегез./p p Язманы РИЦ «Школа» нәшриятында бастырылган «Түбән Абдул» китабыннан файдаланып, Елховой урта мәктәбнең укытучысы Халидә Шәйхелова әзерләде/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/917794