Укытучы белән очрашу

8 февраль көнне Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Яшь геройлар көне", яшь антифашистлар көне уңаеннан ветеран укытучы Валиева Ләлә Нури кызы белән очрашу булды. Ул Краснодон шәһәрендә экскурсиядә булуын, "Яшь гвардиячеләр" тарихын сөйләде. Бик тәрбияви сыйныф сәгате булды. Ләлә апа үтемле, аңлаешлы итеп аңлатты. Хәтере бик яхшы. Күргәзмә оештырылды. Балалар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чараны оештыруда авыл китапханәчесе Вафина Фәния Закуан кызы башлап йөрде, презентация күрсәтте, китаплар белән таныштырды.

 

 

 

Миннегалимова Г.Ф.

туган (татар) теле укытучысы

 Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе

https://vk.com/wall-205878015_377

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917791
Язык: 
Татарский