Озакка сузылган сугыш турында кыска хикәяләр

2023 нче  елның  14 нче февралендә  5 нче  гимназиянең  өлкән   сыйныфы укучылары  әлеге  исемдәге  китапның  авторы   Артур  Әсхәт  улы  Сәлахов  белән  очраштылар/

Язучының балалык  һәм  мәктәп  еллары  Татарстан  нефтьчеләренең   башкаласы  -  Әлмәт  шәһәре белән бәйле. Һөнәре  буенча  югары  белемле  икътисадчы, Армия  хезмәтеннән соң Көнбатыш  Себер   предприятиеләрендә  зшләгән. Ә  инде  Донбасс   җирләрен  азат итү буенча  махсус  хәрби  операция  башлангач, үзе  теләп фронтка  китә...

Артур  Әсхәтулы  әле күптән  түгел  генә  Донбасстан  кайткан.  Шуңа  күрә ул  үзенең  әсәрендә  илебез  бөтенлеген  саклау  өчен  барган көрәш  вакыйгаларын  тәэсирле  итеп  сурәтли. Китапны  тәкъдим  итү  буенча  ясалган  чыгышлардан  соң, аңа    сораулар  бирдек.

 

​-     Бүгенге  фронтовик-язучылар  алдында  нинди бурычлар  тора?

-   Сугыш  корбаннарсыз  булмый.  Ләкин  кеше гомере  халык хәтерендә күпме  сакланса,шулкадәр  дәвам  итә, - дип  җавап  бирде  ул. -  Рус  һәм  татар  классикларының  әсәрләре  буенча  без  Ватаныбыз  азатлыгы  өчен  башларын  салган күпме   каһарманның  исемен хәтеребездә  саклыйбыз.  1941 -1945  еллардагы Ватан  сугышын  гына  алыйк... Фронт   язучыларның    әсәрләрендә  бирелгән   каһарман –сугышчы  образлары   безнең милли  аңыбызга  сеңгән.Бүген  язучының  бурычы –Ватаныбыз  тарихын  ясаучы  Каһарманнарны  мәңгеләштерү.

-   Сугыш  темасына    тагын  язарга  уйлыйсызмы?

-  Сугыш  күпме  дәвам  итсә,шулкадәр  язачакмын,-дип  җавап  бирде  әңгәмәдәшебез.- Ә инде  дөньяда тынычлык  урнашкач, нәрсә турында  язарга  кирәклеген  тагын  хәл  итәчәкбез.

-   Китап  укучыларга  теләкләрегез нинди?

-  Тынычлык. Бу  сүз  бүген  бик  зур  мәгънәгә  ия. Тынычлык -  Җирдә  тормышның   дәвам  итүе  дигән сүз.

 

Хәйретдинова Римма Ильинична,

Әлмәт шәһәре 5 нче гимназиясенең

тэрбия эшләре буенча директор урынбасары

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917790
Язык: 
Татарский