Бөек Ватан сугышы фронтларында хатын-кызлар

pКозлова Любовь Ивановна - Бөек Ватан сугышы ветераны./p p         Любовь Ивановна 1921 елның 30 сентябрендә Горно-Алтайск шәһәрендә күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Җиденче сыйныфны бетергәч, педагогия училищесына укырга керә. Шул ук вакытта Ашпанак авылында хезмәт юлын башлый. Ел буе эшләгәннән соң, училищега чираттагы сессиягә килгән Любаны, Салганда авылына физкультура укытучысы итеп җибәрәләр./p p         Бөек Ватан сугышы башланган ел – 1941. Бу елның язында башка яшь укытучылар белән бергә Любовь Ивановнаны Омск шәһәренә армия сафларына алалар. Анда дүрт ай буе Ярославльдән эвакуацияләнгән  интендант хәрби училищесында укый. Сентябрьдә ул фронтка җибәрелә. Анда Сталинград шәһәренең хәрби прокуратурасына секретарь итеп билгеләнә./p p         1943 елның февраленнән Любовь Ивановна башка частьта, юл-төзелеш батальонында, делопроизводитель булып эшли башлый. Штаб хезмәткәрләренә үлем куркынычы янап торса да, кызны, күрәсең, фәрештәләр саклагандыр./p p         1944 елның февралендә Любовь Козлованы янадан икенче дивизиягә күчерәләр. Кыз өчен сугыш 1945 елны немец бистәсендә тәмамлана./p p         Козлова Любовь Ивановнага Ватан сугышы ордены, «Сталинградны сак­лаган өчен»медале, Жуков медале, «Фронтовик 1941-1945» знагы тапшырыла. Сугышка ул егерме яшьлек кыз булып килсә, лейтенант булып тәмамлый./p p /p p /p pАвтор: Волгина Е.В./p pЭш урыны:«10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениясе, тарих укытучысы/p p /p p /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/917781
Язык: 
Татарский