Cугыш йоткан уллары бихисап ...

Татарстанның Зәй районы зур түгел, әмма сугыш йоткан уллары бихисап.

Рафиков Рәхим бабайның ике улы гаиләләре белән, Чыбыклы авылында өйгә хуҗа итеп Тимерханның өлкән улы Биктаһирны калдырып, 1940 елда Ленинградка вербовка белән заводка эшләргә китә. Сугышның беренче көннәреннән абый кеше – Тимерханны, энесе – Мәрдехан белән сугышка алалар. Табылган архив документларында 1906 елгы Мәрдеханның призыв датасы булып 24.06.1941 тора. 24 нче июньдә ире сугышка алынгач,  хатыны Галимә, кечкенә кызы Мөслимәне кочаклап, килендәше Минҗамал, аның кечкенә һәм үсмер балалары белән, кире Татарстанга озатыла. Поезд белән алар бер ай буе ачлы-туклы кайталар. Поезд көндез туктап тора, караңгы төшкәч кузгала иде, - дип сөйләгән әби оныкларына. Юл авыр була, Тимерханның кечкенә кызы Тәслимәне саклап кала алмыйлар, бала авырып үлә. Кызны тимер юл буенда, туган җиреннән ерак һәм хәзер туганнары да белмәгән төбәктә күмеп калдыралар.

         Сугыш абый белән эненең  юлларын аерып төрле фронтларга ыргыта. Мәрдеханның гомере, 1942 нче елда өзелә. Кырык икенең 24 мартында үтерелеп, Ленинград өлкәсенең Шамокша авылында, юл буендагы зиратка күмелүен хәбәр итә архив документы. (https://www.kremnik.ru/node/279170)Кыска гына вакыт  эчендә дә күпме кан, үлем, авырту һәм яшь күргән әлеге 26 яшьлек татар егете, киләчәккә якты хыяллар баглап үскән авыл малаеның кызы – Мөслимә, үсеп, кияүгә чыга, ике кыз бала табып үстерә. Хәзерге көндә ул кызларның да оныклары егет-кызлар инде. Барысы да Зәй районында гомер итә. Бик күркәм, итәгатьле, тәрбияле Мәрдеханның дәвамчылары.

         Тимерхан энесеннән озынрак гомерле була. Ул, мөгаен, искиткеч вәхши фашизмны илебез җиңәчәкне белеп үлгәндер. Һәр чакрымын кеше гомерләре хисабына көрәшеп алган булса да, азат ителгән җирләргә сөенгәндер. Стрелковая дивизия сугышчысы,рядовой  Рафиков Тимерхан 1943 елның 5 августында яраланып, эчке органнары каты яраланудан 7 августта Харьков өлкәсендә үлә. Купянский районының Петропавловка авылының көнчыгыш ягында күмәк кабергә күмелгән. (https://obd-memorial.ru/html/info.htm?id=17355344) Тимерханның уллары-кызларының оныклары инде 30-40 яшьлекләр бүгенге көндә. Һәммәсе бабаларына лаеклы чын кеше булып, сугыш юк иткән туганнарынын рухын сөендерерлек итеп, җирдә матур эз калдырырга тырышып гомер итә.

 

10 нчы мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы

Әхмәтҗанова Энҗе Таһир кызы

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/918060
Язык: 
Татарский